Юбилярны Россия президенты В.В.Путин исеменнән котларга “ОАО Татмедиа” филиалы “Хезмәт” газетының баш редакторы -В.М.Зәкиев, КЦСОН “НАЗ” булегенең директор урынбасары Юсупова Ф.Ф., ООО”Яңа тормыш” директоры Сайфетдинов М. килде. Габделбар абый белән тормыш иптәше Нәзифә апаны 62 ел бергә гомер итүләре белән котлап, Янгул авылы башкарма комитеты җитәкче урынбасары Гилманова Р.Х. юбилярларга матур теләкләрен һәм истәлекле буләген тапшырды.
Сарман районы Яңа Әхмәт авылында тормыш итүче Шәйхелмәрдән Заман улы белән Гөлүсә Шакир кызы Ризатдиновлар моннан 50 ел элек үзләренең гаиләләрен коралар. Шушы олуг юбилейлары белән аларны котларга район җитәкчеләре, кунаклар килде. Район башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды.
Тукай районы ГХАТ бүлегендә районда туып үскән туташ белән Төркия гражданины никахларын рәсмиләштерделәр . Алар төрек халык гореф-гадәте буенча балдаклар алмашуны сайладылар. Ул түбәндәге шартларда башкарылды: кызыл лента бәйләнгән балдакларны алар бер-берсенә кидерәләр. Кыз ягыннан булган туган тиешле кеше лентаны кисәргә тиеш. Кем ягында киселгән кызыл лента озынырак булса, өйдә шул хуҗа –дип санала!Бәхетле гаилә булып яшәсеннәр!
Аларны котлау өчен Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов,Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Р.Г.Гыйниев килгән иде.
Мамадышта «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы зона этабы узды. Бәйгедә 9 районнан барлыгы 40 конкурсант катнашты.
Сигез сәгатьтән артык барган бәйрәм чарасын Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрде, бар катнашучыга уңышлар теләде.
Җиңүчеләр арасында безнең хезмәттәшләребез булуы аеруча сөендерде.
Ир-ат – лидер» номинациясендә Түбән Сон выл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин беренче урынга лаек булды. Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйзәтуллина исә «Хатын-кыз – лидер» номинациясендә лаеклы 2-нче урынга чыкты.
2014 нче елның 6-нчы февралендә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина авыл җирлеге сәркәтипләре белән җыелыш үткәрде.
Җыелышта үткән 2013 нче елга нәтиҗәләр ясалды, 2014 нче елга план тәртибе һәм бурычлар билгеләнде. Май аенда үтәчәк юстиция министрлыгы тикшерүенә аерым игътибар бирелде.
“Гаиләләр, яшь һәм өлкән буын белән эш итү, аерылышуга карата профилактик чаралар үткәрү – безнең даими бурычыбыз. Бу эшнең һәрчак югары күрсәткечләре булырга тиеш. 2014-нче елның юбиларлары турында мәгълүмат җыю, аларны тәбрикләү – иң мөһим эшләрнең берсе.”, - дип ассызыклады Фәния Салихҗановна.
ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова үз чиратында сәркәтипләрне мөһим мәгълүматлар һәм яңалыклар белән таныштырып үтте.
Җыелыш барышында үткән видеоконференциягә нәтиҗәләр ясалды, алынган мәгълүматлар анализланды.
2014 елның 06 февралендә Буа муниципаль районында авыл җирлекләре белгечләре катнашында эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. 2013 елның нәтиҗәләре һәм 2014 елның эш планы белән таныштырды. Очрашуда шулай ук үлү очракларының вакытында теркәлүе, электрон архивны кул язмалары белән тәңгәл китерү бурычлары куелды.
2014 нче елның 6 нчы февралендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең киңәшмәсе үткәрелде.
Көн тәртибендә: «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында»