Тукай районы ГХАТ бүлегендә районда туып үскән туташ белән Төркия гражданины никахларын рәсмиләштерделәр .

2014 елның 7 феврале, җомга

Тукай  районы ГХАТ бүлегендә  районда туып үскән туташ белән Төркия гражданины   никахларын рәсмиләштерделәр . Алар төрек халык гореф-гадәте   буенча   балдаклар алмашуны сайладылар. Ул түбәндәге шартларда башкарылды: кызыл лента бәйләнгән балдакларны алар бер-берсенә кидерәләр. Кыз ягыннан булган  туган тиешле кеше лентаны кисәргә тиеш. Кем ягында  киселгән кызыл лента озынырак булса, өйдә шул хуҗа –дип санала!Бәхетле гаилә булып яшәсеннәр!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International