7 февраль көнне Минзәлә районы Тауасты Байлар авыл җирлеге мәдәният йортында “Һәр әкияттә хикмәт бар” дип аталган матур кичә үткәрелде. Тауасты Байлар авылына ходай тәгалә игезләрне сибеп бүләк иткән.
Нәрсәдән бу? Чишмә суларынын мул булуыннанмы ? Төптән уйлап карасаң бу чынлап та шулай. Шуларның алты пары бүген бездә кунакта: Гимадиевлар Фәрит-Фәридә, Гилязовлар Рәис-Рәйсә, Гатиннар Нәубар-Нәубат, Каримовлар Илнар-Динар, Гимадиевлар Гөлфия-Әлфия, Габидулиннар Илнара-Динара.
Бишек җыры итеп көйгә салып,
Изге теләк теләр әнкәсе.
Җисеменә туры килсен диеп,
Матур исем эзләр әткәсе.