2014 нче елның 6 нчы февралендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең киңәшмәсе үткәрелде.
Көн тәртибендә: «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында».
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары һәм республика ГХАТ органнарының җитәкчеләре катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары – Б.Т. Хафизов доклад белән чыгыш ясады.