Күңелләрдә шәфкать хисе сүнмәсен...
Үткән шимбәдә район Мәдәният йортында унсигезенче хәйрия марафоны булды.
Марафон барышында ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен махсус исәп-хисап счетына 697 мең сум акча керде.
Татарстан Републикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге дә үз өлешен керте.
2014 нче елның 7 нче февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре никахлашучы яшҗләргә XXII Кышкы Олимпия уеннары символикасы төшерелгән истәлекле бүләк тапшырдылар. 7 нче февральдә старт алып 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк 22 нче Кышкы Олимпия уеннары барышында Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсенең тантаналар залында 180 кәләш белән кияүнең никахлары законлы рәвештә теркәләчәк. Һәрбер гаиләнең тормыш корып яшәүнең дәвамлылыгы буенча үз рекордларын куярга мөмкинлекләре чиксез зур.
2014 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Зарипова Эльмира Әмир кызы Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск районнарының ГХАТ бүлекләрендә булды.
Алабугада Татарстан Республикасы икътисад үсеше министрлыгы вәкилләре МФЦлар эшчәнлегенә багышланган укулар уздырды. Укуларда районның башка учрежденияләре белән беррәттән, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова 8 әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. Гиззатуллиннар һәм Курмышкиннар гаиләсендә өченче булып туган сабыйларга туу турындагы таныклык тапшырылды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм яңа туган сабыйларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырды. “Автоградбанк” өстәмә офисы башлыгы И.В.Гавчева әти-әниләрне “Автоградбанк”аша ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды.
Шулай ук КПК “Столичное кредитное товарищество” һәм “Деньги в помощь” вәкилләре Л.В.Ерусланова һәм Н.Н.Малютина хәбәрләр белән чыгыш ясадылар.
Ел башыннан районыбызда 23сабыйның тууы теркәлде.
2014 нче елның 7 февралендә Сочи шәһәрендә XXII нче кышкы Олимпиада уеннары ачыла. Миллионлаган кеше бу ачылу тантанасын түземсезлек белән көтә.
Безнең спортсменнарны котлап Тантана сараенда 18 яшь пар үзләренең никахларын теркиләр.
Нык,акыллы, уңышлы яшҗ кешеләр кубрәк булганда, безнең шәһәр тагын да ныграк, бөегрәк була.
Эльмира Әмир кызы Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе белән очрашты, беренче тапкыр Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә булды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Эльмира Әмир кызы гражданнар хәле актларының дөрес һәм тәңгәл язылышын тикшерде.
Әлеге девиз астында 2014 елның 07 февралендә - 22 кышкы Олимпиада уеннары ачылган көнне Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 10 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М. Хәкимова һәрбер гаиләгә сәламәтлек, гаилә иминлеге белән бер рәттән тормыш корып яшәүнең дәвамлылыгы буенча да үз рекордларын куюларын теләде.
Чакырылучылар арасында иң олы әти-әниләр булып Буа шәһәрендә яшәүче Рамиля Шакирҗанова һәм Вил Харисов гаиләсе булдылар, аларның гаиләсендә игезәк ике малай – Әхмәт белән Әхтәм туган. Яшь гаилә булып Алших авылында яшәүче Екатерина һәм Александр Паневлар булдылар, аларның гаиләсендә икенче бала булып Карина туган. Тенкәш авылыннын Нина Захарова өченче баласын - Владиславны тудырып Сертификатка ия булды.
Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесенең урынбасыры Л.В.Усманова әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ЗАО “Автоградбанк”ның 31 операцион офисының җитәкчесе Р.Р.Мифтахов катнашты һәм истәлеккә бүләкләре тапшырды.Яшьләрне котлар өчен Минзәлә районың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге мөдире Киреева С.Н. чакырылган иде. Ул яшьләрне гаилә корулары белән котлады һәм чаңгы ярышында катнашырга чакырды.