Түбән Кама районы ГХАТ идәрәсендә яшь парларга Олимпия уеннары символикасы төшерелгән истәлекле бүләк тапшырдылар

2014 елның 7 феврале, җомга

2014 нче елның 7  нче февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре никахлашучы яшҗләргә  XXII Кышкы Олимпия уеннары символикасы төшерелгән истәлекле бүләк тапшырдылар. 7 нче февральдә старт алып 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк 22 нче Кышкы Олимпия уеннары барышында Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсенең тантаналар залында 180 кәләш белән кияүнең никахлары законлы рәвештә теркәләчәк. Һәрбер гаиләнең тормыш корып яшәүнең дәвамлылыгы буенча  үз рекордларын  куярга мөмкинлекләре чиксез зур.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International