2014 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Зарипова Эльмира Әмир кызы Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск районнарының ГХАТ бүлекләрендә булды.
Әлмәттә аппарат җитәкчесе Шайхатаров Ринат Адельзян улы белән очрашуда гражданлык хәле актларын теркәү буенча сораулар һәм тәкъдимнәр каралды. Шул ук көнне Әлмәт шәһәрендә булып узган “Ел хатын-кыз” дигән 17 республика конкурсының зональ этабында Эльмира Әмир кызы сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Аннары ул ГХАт идарәсе белгечләре белән очрашты, архивның торышы һәм ничек алып барылуы белән танышты.