Тәтеш муниципаль районында Башкарма комитетның ЗАГСбүлегендә ана капиталына сертификатлар һәм районыбызның яңа туучы гражданнарына туу турындагы таныклыкларны тантаналы рәвештә тапшыру булды

2014 елның 7 феврале, җомга

Пенсия фондының идарә башлыгы И.А.Большакова 8 әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырды һәм ана капиталын дөрес итеп файдалануларын теләде. Гиззатуллиннар һәм Курмышкиннар гаиләсендә өченче булып туган сабыйларга туу турындагы таныклык тапшырылды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлавын укыды һәм яңа туган сабыйларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырды. “Автоградбанк” өстәмә офисы башлыгы И.В.Гавчева           әти-әниләрне “Автоградбанк”аша ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды.

Шулай ук КПК “Столичное кредитное товарищество” һәм  “Деньги в помощь” вәкилләре Л.В.Ерусланова һәм Н.Н.Малютина хәбәрләр белән чыгыш ясадылар.

Ел башыннан районыбызда 23сабыйның тууы теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International