Әлеге девиз астында 2014 елның 07 февралендә - 22 кышкы Олимпиада уеннары ачылган көнне Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 10 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М. Хәкимова һәрбер гаиләгә сәламәтлек, гаилә иминлеге белән бер рәттән тормыш корып яшәүнең дәвамлылыгы буенча да үз рекордларын куюларын теләде.
Чакырылучылар арасында иң олы әти-әниләр булып Буа шәһәрендә яшәүче Рамиля Шакирҗанова һәм Вил Харисов гаиләсе булдылар, аларның гаиләсендә игезәк ике малай – Әхмәт белән Әхтәм туган. Яшь гаилә булып Алших авылында яшәүче Екатерина һәм Александр Паневлар булдылар, аларның гаиләсендә икенче бала булып Карина туган. Тенкәш авылыннын Нина Захарова өченче баласын - Владиславны тудырып Сертификатка ия булды.
Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесенең урынбасыры Л.В.Усманова әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ЗАО “Автоградбанк”ның 31 операцион офисының җитәкчесе Р.Р.Мифтахов катнашты һәм истәлеккә бүләкләре тапшырды.