Мамадышта «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы зона этабы узды. Бәйгедә 9 районнан барлыгы 40 конкурсант катнашты.
Сигез сәгатьтән артык барган бәйрәм чарасын Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрде, бар катнашучыга уңышлар теләде.
Җиңүчеләр арасында безнең хезмәттәшләребез булуы аеруча сөендерде.
Ир-ат – лидер» номинациясендә Түбән Сон выл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин беренче урынга лаек булды. Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйзәтуллина исә «Хатын-кыз – лидер» номинациясендә лаеклы 2-нче урынга чыкты.
«Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә беренче урынга лаек булган Изил Сингатуллинга исә тиңнәр табылмады. Шулай ук, мамадышлылар «Минем һөнәрем – минем тормышым», «Хатын-кыз – ана» номинацияләрендә дә беренче урыннарга лаек булдылар.
Зона бәйгесендә җиңүчеләр хатын-кыз бәйрәме алдыннан Казанда узачак финал өлешендә көчләрен янә сынап караячак.