Түбән Кама Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре Батыревлар гаиләсен бергә тормыш корып яши башлауларының 65 еллыгы белән котладылар

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

31 нче гыйнвар көнне Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре бергә тормыш корып яши башлауларының 65-еллыгын билгеләп үтүче Батырев Матвей Андреевич һәм Мария Григорьевнаны өйләренә барып котлап кайттылар. Яшь, чая, җитез Марияне, үзе дә эшчәнлеге, уңганлыгы, булдыклылыгы  белән аерылып торучы Матвей беренче күрүендә үк охшатып,  аңа гашыйк та булып куя. Озак та уйлап тормастан Матвей Андреевич белән Мария Григорьевна Әлки районының Иске Тумба авыл советында никахларын рәсми рәвештә теркәп тә кайта. Сугыштан соңгы авыр, катлаулы еллар Батыревлар гаиләсенә, әйтерсең лә, хәер-фатиха бирә, аларның тигез, тату тормышта яшәүләренә җирлек әзерли. Түбән Кама шәһәренә Батыревлар гаиләсе 1971 нче елда күчеп килә. Матвей Андреевич һәм Мария Григорьевна бүген кызлары Лидия тәрбиясендә гомер кичерәләр. Өзелеп сөйгән  оныклары Игорь һәм туруннары Екатерина әби-бабасының хәлен һәрдаим белешеп торалар.

Батыревларны тимер туйлары белән котлап Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре Матвей Андреевич һәм Мария Григорьевнага Дәрәҗәле акт һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Аларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International