Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

    2014 елның 31 гыйнварында Макыл авыл җирлегендә искиткеч, әмма сирәк була торган вакыйга – гаилә тормышы юбилярларын котлау узды. Бу -   Сәет авылыннан Александр Петр улы һәм Раиса Владимир кызы Масловлар   гаиләсе.

   Алтын туйга кадәр бергә яшәү роле сайлаулы кешеләргә генә төшә һәм  тормыш бу рольга юкка гына безнең юбилярлар  Масловларны  сайламагандыр. Алар барлык тормыш китергән сынауларга лаеклы каршы тора алганнар, бер-берләренә мәхәббәт һәм хөрмәт саклаганнар, бүген аларга яратулары белән җавап биргән өч бала үстергәннәр. Балалары аларга биш онык, ә оныклары ике онык баласын бүләк иткәннәр.

    Бәйрәмдә юбилярларны ЗАГС булеге җитәкчесе Бабушкина В.Б., авыл җирлеге башлыгы Нуруллин Рашат Галимҗан улы җылы котладылар, район башлыгының бәйрәм адресын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Юбилярлар районның юбилярлар китабына кулларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International