2014 елның 3 февралендә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа елның беренче сертификат тапшыру тантанасы үтте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова залда утыручы бәхетле 16 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде, ана капиталына ия булу хокукын дәлилләүче сертификатларны тапшырды.
38 яшьлек Наилә Садриева иң “бай” әни булып чыкты - тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Сертификатка ия булган иң яшь ана – 23 яшьлек Рәзинә Мусина.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатның законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.
Фәния Әхмәтшина районда табигый үрчем төп шарты – гаиләдә кимендә өч бала тәрбияләнергә тиешлеген ассызыклады. Ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысында да истәлекле фотога чакырды.