Кышның да үз матурлыгы бар шул. Әллә салкын гыйнвар аенда тугангамы, ярата ул елның бу фасылын. Көн дә үтеп йөргән өй каршыларындагы үзәнлек кар патшалыгын хәтерләтә. Ә җәен ул яшеллеккә төренә. Язмыш җиле үзе ташлый бу якларга Балтач районының Янгул авылы кызы Данияне. Шушында гомерлеккә төпләнеп каласын сизгән диярсең. Кара, Утар Атыга килгәненә дә 60 елдан артык вакыт үткән икән бит.
Әтисе Ибраһим тирә–юньдә дан тоткан көрәшче, әнисе Фагыйлә дини кеше була. Беренче көненнән үк әтисе фронтка алына. Әтисенең: “Кызым, озак тормам, кайтырмын, аңарчы зур үсә тор”,—диюен оныту мөмкинмени?! Күңеле сизгән диярсең, сүзендә тора, кайта бит әтисе.
Инде үсеп, буйга җиткәч, биюче, җырчы егет Мәгъсүм белән гаилә корып җибәрәләр. Бу көннән башлап язмыш аларның мәхәббәтләрен төрлечә сыный. Дания Субаш Атыга укытырга кайта, ире Мәскәүгә укырга китә.Озак та үтми беренче кызлары Резеда дөньяга килә. -Мәктәп директоры Нурулла Гыйниятуллин иремне дә мәктәпкә чакыртты. Мәгариф министрлыгы ярдәме белән йорт җиткездек. Ул вакытта Булатыбыз да бар иде инде. Яңа йортка кече кызыбыз Гөлнараны алып кайттык. Тормышыбыз көйләнеп китте. 43 ел матур гына яшәдек. Мәгъсүм генә бик иртә китте, 67 яшендә вафат булды,—ди Дания Нуриәхмәтова.—Ә эшкә килгәндә, үз–үземне аямадым. Мәктәптә татар теле, әдәбияты укыттым, төрле чаралар оештырдым, семинарлар, конференцияләрдә чыгышлар ясадым. Укытучы–методист, әйдәп баручы укытучы, 80 яшендә булса да, бүген дә тик тормый. Ул 12 ел инде Утар Аты мәчетендә балаларга дин дәресләре бирә.
Дания ханымны туган көне белән котларга балалары, оныклары, якыннары җыелган. Шулай ук котлау сүләрен Утар-Аты җирле үзидарә башлыгы Хакимҗанов Әхтәм Габделфәрт улы да җиткерде.
—Балаларым—минем терәгем. Аллага шөкер, Мәгъсүмҗаным белән аларга дөрес тәрбия бирә алганбыз. Резедам да, Булатым белән Гөлнарам да, кияүләрем, киленем, оныкларым, оныкчыкларым да—минем горурлыгым,—диде озата чыкканда Дания Нуриәхмәтова.