3 февраль көнне Балтач мәдәният йортында «Мәдәният елын» ачу тантанасы булып узды. Бәйрәмдә Вакыйф Мансур улы Зәкиев мәдәният өлкәсендәге эшчәнлегебезне һәм 2014нче елда мәдәният хезмәткәрләре алдында торган бурычларны яктыртты. Мәдәният елын ачу тантанасында бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунаклары Татарстан дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе – Рәзил Исмәгыйл улы Валиев, Татарстан язучылар берлеге рәисе – Рафис Харис улы Корбанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр-бию ансамбленең директоры – Юрий Леонидович Жуков һәм баш балетмейстеры – Раилә Мөхәммәтханова Гарипова, Балтач муниципаль район башлыгы – Рамиль Рәшит улы Нотфуллин һәм барлык җитәкчеләр катнашты. Шулай ук бәйрәмебезгә мәдәният хезмәте ветераннары, сәхнә ветераннары һәм барлык мәдәният хезмәткәрләре чакырулы иде. Район администрациясе халкыбызның рухи ихтияҗын, мәдәниятен үстерүне истә тотып, бию сәнгатен тагын да үстерү, камилләштерү максатыннан килгән кунаклар һәм район хакимияте башлыгы арасында килешү төзелде.Тантана районыбызның сәнгать осталары чыгышы белән бергә үрелеп барды. Концертта үзебезнең район йолдызлары Илназар, Радик Шакиров, Инсаф Марданов, Ирек Фатихов, Диләрә Вахитова, Рафиль Жәләлиев, «Балкыш» җыр-бию ансамбле, «Шулдыр жыт» удмурт фольклор коллективы, бию төркемнәре һәм Халык уен кораллары оркестрының матур чыгышлары тәкъдим ителде.