Алтын юбилей ияләрен – Ульдановлар гаиләсен хөрмәтләү

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Ульдановлар Раиф Сәләхи улы һәм Сания Галимхан кызы Кукмара районы Түбән Өскебаш авылында туып үскәннәр, бүген дә шунда гомер кичерәләр. Алар балачактан ук бер-берсенә таныш булып, бер урамда үскәннәр, бергәләшеп бер мәктәпкә йөргәннәр. Ул вакытларда бер гаилә булып, ярты гасыр бергә яшәүләрен, менә дигән балалар үстереп, авыр тормыш сынауларын бергә күтәрүләрен  күз алдына да китермәгәннәрдер.

Ульдановлар гаиләсен авылда гына түгел, районда да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Гаилә башлыгы - Раиф абый, 40 ел машина йөртүче булып эшли, өйләнгәнче 3 ел Польшада хезмәт итеп кайта, Донбасс шахталарында эшли. Сания апа үзен гаиләсенә, балаларына багышлый, 35 елдан артык фермада эшли. 3 бала тәрбияләп үстерәләр, хәзерге көндә 5 онык һәм 2 оныкчыгын тәрбиялиләр.

Алтын юбилей ияләрен Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Т. Латыйпова һәм Түбән Өскебаш авыл җирлеге Башлыгы Н.М. Мөхәммәтҗановлар котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аларга ныклы сәламәтлек һәм онык-оныкчыклар янәшәсендә бәхетле тормыш телик.  Тормышларының алдагы һәр көне әлеге бәйрәм көнедәй якты, күңелле булсын.      

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International