Тауиле авыл җирлегендә Королевлар гаиләсе 55-еллык гаилә бәйрәмен бәйрәм итә

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Мамадыш районы авыл җирлекләре сәркәтибләре гыйнвар аеның беренче көннәрендә үк ГХАТ бүлеге архивында кайнашалар: алар ел дәвамында булачак юбилярлар турында мәгълүмат җыя.

Гыйнвар ае юбилярларын котлау өчен Тауиле авыл җирлеге декабрь аенда ук әзерләнде. Депутат Люмила Телешева, Тауиле башкарма комитеты җитәкчесе Василий Иванов, сәркәтип Наталья Валынова “яшь парларны» зөбәрҗәт  туйлары белән иң беренче булып тәбрикләделәр.

Анатолий Сергеевич һәм Мария Павловна ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр. Балаларының һәрберсе үз гаиләсе белән гомер итә. Алар һәр ялда яраткан әти-әни һәм әби-бабайларына очкынып кайталар, кадер-хөрмәт күрсәтеп, һәрдаим ярдәм итеп яшиләр.

Бәйрәм көнне дә бәхетле Анатолий абый һәм Мария апаның өе бала-чаганың шатлыклы тавышыннан, күрше-тирә, дус-ишләрнең котлавыннан тынмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International