2014 елның 25 гыйнварында Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Виктор Николай улы һәм Нина Иван кызы Емелиннар 50 еллык бәйрәмен–Алтын туйларын билгеләп уттеләләр

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2014 елның 25 гыйнварында Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Виктор Николай улы һәм Нина Иван кызы Емелиннар 50 еллык бәйрәмен–Алтын туйларын билгеләп уттеләләр. Яшь парлар - 50 ел элек, 1964 елның 25 гыйнварында, Байрам-Али шәһәре ГХАТ бүлегендә язылышалар.  Виктор Николай улы һәм Нина Иван кызы ике кыз устерәләр, оныклары белән сөенеп яшиләр. Нина Иван кызы “Атказанган Төркменистан ССР укытучысы” . Юбилярлар китабына кулларын куялар, “алтын” балдаклар белән алышыналар һәм туй вальсын башлары әйләнгәнче рәхәтләнеп бииләр. Алтын туйларына җиткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып бәхетле картлык кичереп озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде аларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International