Балтач муниципаль районының Норма авыл җирлеге мәдәният йортында бик матур бәйрәм - ”энҗе” туйларын билгеләп үтүче юбилярларны котладылар. Әмир һәм Рәкибә Ганиевлар, Мөнир һәм Лилия Мәрдановлар 25 ел элек нык гаилэ корып, шушы көнгә кадәр үрнәк гаиләләр булып яшәп киләләр. Ике гаиләдәдә өч бала тәрбияләп үстерелде, хэзер инде әби-бабайларын оныклары сөендерэ. Мондый күркәм чараларнын максаты: һәр кешегә бер-береңә карата хөрмәткә,мәхәббәткә нигезләнгән ныклы гаилә коруның мөҺимлеген күрсәтү, гаилә институтын ныгыту булып тора. Бу күркәм гаиләләрне Норма авыл жирлегенең башлыгы Абдрахманов Ф.Ф. һәм аның урынбасары Мәрданова З.Н җылы котлауларын юллап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.