Бу – сокландыргыч һәм сирәк бәйрәм. Гаилә тормышының “алтын” еллыгын каршылар өчен зур мәхәббәт, олы сабырлык, бер-береңне аңлау һәм кайгырту бик мөһим.
Григорий белән Валентина 1962 елда бию кичәсендә танышалар.Ул вакытта Григорий Михайлович ТатНИИда, ә Валентина Алексеевна – РЭТО заводында эшлиләр. Ике ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып, ике баланы үстерәләр. Уллары Владимир һәм Викторның бүгенге көндә үз гаиләләре, алар юбиляр әби-бабайга шатлыкка 4 онык бүләк иткәннәр. Кабановлар йортында һәрвакыт кунаклар: зур һәм тату гаилә барлык бәйрәмнәрне дә бергә каршылый.
Юбилярлар Бөгелмә шәһәренең күренекле юбилярлары китабында куллар куеп, нәкъ 50 ел элек булганча, алтын балдаклар белән алмаштылар.