Дөньяда могҗизалар булмый диләр, ләкин һәр елны илебезнең төрле почмакларында бала тудыру йортларында һәр минут саен тәүге тапкыр сабый дөньяга аваз сала. Бу могҗиза – яңа тормыш башлану. Безнең районда да яңа елда кечкенә Лаеш гражданнары туды. 2014 елның 16 гыйнвар көнендә Лаеш ЗАГСының бүлегендә беренче туу турында таныклык теркәлде. Кыз балага Ясминә исеме кушылды. Бәхетле атага туу турында таныклык белән йомшак уенчык тапшырылды.