Мамадыш районы ГХАТ бүлеге ветераны Әлфия Сингатуллина гаиләсендә зур бәйрәм – аның әнисе Нәкыя Гәйфетдинова 90-нчы туган көнен каршы алды.
Юбилярны котларга Башкарма комитет рәисе урынбасары Алена Смирнова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Валерий Шрыков килде.
Россия президенты Владимир Путин исеменнән килгән котлау хатын Нәкыя апа узе, хәтта күзлексез укыды. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бик күркәм, җор телле, кунакларны да бик теләп каршы алды.
“Шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем һәрчак авылда. Авылдашларым белән дә даими аралашып торам”, - ди юбиляр. Балалары, алты оныгы, җиде оныкчыгы аны һәрчак игътибар үзәгендә тоталар, ярдәмен, назын җәлләмиләр.