ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре көне муниципаль  район  башкарма  комитеты җитәкчесенең   социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илдан Шәйморзин һәм Иске Казиле авыл җирлеге  башлыгы  Илдүс  Сәгъдиев  Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге Иске Казиле авыл Советы рәисе Мәннәпов Кәлимулла Гайнулла улын юбилее белән котлады. Илдан Галимҗан улы юбилярга  Россия Федерациясе  Президенты  Владимир  Путинның котлау телеграммасын  һәм  Кама Тамагы муниципаль  район башлыгы исеменнән  бүләк  тапшырды.  Илдүс Хатыйп  улы шулай  ук авыл җирлеге исеменнән котлау открыткасы һәм  истәлекле бүләк  алып килгән иде.

Кунаклар юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнар игътибарын  һәм  ихтирамын теләде.  Калимулла Гайнулла улы үз чиратында район җитәкчелегенә һәм авыл җирлегенә зур рәхмәтен җиткерде. Кәлимулла Гайнулла улы тормыш иптәше  Гафия Хәйретдин кызы белән 7 бала тәрбияләп үстергән, барысына да югары белем биргәннәр. Хәзерге вакытта 12 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар.  Бу көнне алар да бәйрәм табынына җыелган иде.

2014 елның 16 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа 2014 елның йөзенче пары язылышты . Андрей Сергеевич һәм Анжела Юрьевна Цырулиннар 4 ел  элек танышканнар,һәм узган елның көзендә Андрей Анңелага гошлә корырга тәкъдим ясаган.

      Яшь пар  киләчәккә зур өметләр, ак хыллар багълап, тормыш диген озын юлдан иңңе иңгә куеп бергәт атлап киттеләр.

    Ак юллар сезгә, яшьләр, бәхетле тормыш юллары телибез!

Нэби Дэули исемендэге Базарлы Матак гимназиясендэ  2014 елнын 16 гыйнвар конендэ  Элки муниципаль районы ГХАТ булеге хэм гимназия директоры Фэридэ Яруллина житэкчелегендэ «Гаилэ тормышы нигезлэре» дигэн дэрес уткэрде. Бу дэрес тормыш законнарын анлатуга корылган иде.

             Гимназиягэ яна гына тормыш корып жибэргэн парлар жыелды. Яшьлэргэ гаилэне яклаучы законнарны гына тугел, шулай ук узлэренен хокукларын  хэм бурычларын да белергэ кирэк. Жэмгыять белеме укытучысы Резеда Сабирова яшь парларга бу законнарны мэгънэле  итеп анлатты, хэм аларны борчыган  хэр сорауга жавап бирде. Укытучы чыгышын хэр катнашучы зур игътибар белэн тынлады. Дэрестэн сон  матур энгэмэ чэй остэле артында дэвам итте,  монда инде суз ачыктан-ачык мэхэббэт, гаилэ асылы турында барды. Бу очрашудан хэр катнашучы канэгать калды.

Сессиядә үткән елга йомгак ясалды һәм яңа елга бурычлар куелды. Сессия эшендә Алексеевск муниципаль районы башлыгы В.К.Козонков, районның авыл җирлеге башлыклары, район җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты. Район башлыгы Владимир Константинович Зирекле авыл җирлеге секретаре Р.Т. Хамидуллинага ЗАГС идарәсенең Мактау грамотасын тапшырды. Шушы авыл җирлегендә илле ел бергә яшәүче юбилярны котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Әтнә муниципаль районында 2014 нче елның 15 гыйнварында «Әтнә сандугачы - 2014» конкурсының беренче туры булып узды. Конкурста авыл җирлеге хезмәткәрләре дә катнашып татар җырларын башкарып призлы урынлар алдылар. Алар шулай ук гала-концертта да чыгыш ясаячаклар.

 

Зәйтүнә  Әхмәт кызы бар гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган кеше. Ул күп еллар Салих һәм Чүте мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып әшләгән.  Юбиляр  3 бала анасы, әлеге вакытта 10 оныгы, 15 оныкчыгы бар.

Юбилей көнендә Зәйтүнә Әхмәт кызы туганнарының, якыннарының, район җитәкчеләренең, хезмәттәшләренең һәм укучыларының котлауларын кабул итте.

Соңгы елларда Буа муниципаль районында кайбер демографик күрсәткечләрнең уңай диманикасы күзәтелә. 2011 елда туучылар саны 495, 2012 елда 517 булса, бу сан 2013 елда 521 балага җиткән. 276 малайга 245 кыз туры килгән, күренгәнчә кызларга караганда малайлар күбрәк туа. 2013 елда гаиләдә беренче булып – 209, икенче булып – 227, өченче булып – 69, дүрт һәм күбрәк – 16 бала туган. Шулай ук 2013 елда өч пар игзәкләр туган. Үлүчеләр саны да кимү ягында: 2011 елда 670, 2012 елда 710 кеше үлгән булса, бу сан 2013 елда 668 кешене тәшкил иткән. 334 гаилә теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 62 гаиләгә күбрәк. Язылышучыларның күбесе 18 яштән 24 яшь аралыгында гаилә корганнар. 2013 елда 68 милләтара никах теркәлгән, 58 ир ат һәм 45 хатын кыз кабат никахка кергәннәр.

15 гыйнварда Сарман районының ЗАГС бүлегендә 2014 елның беренче пары теркәлде: Мортыштамак авылы егете Раил Ризатдинов белән Сарман кызы Светлана Закирова рәсми рәвештә язылыштылар. Аларны котларга туганнары, дуслары да килгән иде.

Яшьләр 2013 елның җәендә Мортыштамак авылында Сабантуй бәйрәмендә танышканнар. Икесе дә башта бәйрәмгә бармаска уйлаган булганнар, тик язмыш чакыруы булгандырмы, бу фикердән кире кайтканнар. Раил белән Светлана нәкъ менә Сабантуйда очрашканнар һәм бер-берсенә шундук гашыйк булганнар. Шулай итеп, безнең районда тагын бер матур яшь гаилә туды.

Без дә яшь парларга тигез тормыш, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. Бүген көнгә бу лекцияләрде 400 ләп укучы катнашты. 2014 елның 15 гыйнвар көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 35 нче мәктәпнең 10 нчы  сыйныф укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

   Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр. Очрашу ахырында укучыларның һәрберсенә исемнәренең мәгънәсен  аңлаткан диплом тапшырылды.

Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә гаилә статусын ныгыту өстендә системага салынган эш алып барыла.

   Тантаналар сараенда эшләүче гаилә үзәгенең төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора: гаиләне ныгыту; яшҗ парга консультация; конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алар өстендә эш; медик-генетик  яктан тикшеренү буенча,психологик, хокукый яктан киңрәк һәм тулырак информация бирү; никахлашу тантанасын оештыру буенча белгечләрнең консультацияләрә. Бүгенче көнгә бу эшчәнлектә 4000 артык яшь пар катнаша.

    2014 елның 15 гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда никахлашуга гариза биргән яшь парлар белән очрашу-лекцияләре кабаттан уздырыла башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International