15 гыйнварда Сарман районының ЗАГС бүлегендә 2014 елның беренче пары теркәлде

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнварда Сарман районының ЗАГС бүлегендә 2014 елның беренче пары теркәлде: Мортыштамак авылы егете Раил Ризатдинов белән Сарман кызы Светлана Закирова рәсми рәвештә язылыштылар. Аларны котларга туганнары, дуслары да килгән иде.

Яшьләр 2013 елның җәендә Мортыштамак авылында Сабантуй бәйрәмендә танышканнар. Икесе дә башта бәйрәмгә бармаска уйлаган булганнар, тик язмыш чакыруы булгандырмы, бу фикердән кире кайтканнар. Раил белән Светлана нәкъ менә Сабантуйда очрашканнар һәм бер-берсенә шундук гашыйк булганнар. Шулай итеп, безнең районда тагын бер матур яшь гаилә туды.

Без дә яшь парларга тигез тормыш, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International