ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Әскәр кызы Рахимә  һәм Шәйдулла улы Фоат Хәлиловлар, Сәүбан кызы Гөлсем һәм Бари улы Нургаен Садыйковлар бергә 55 ел, Хәйрдин кызы Флура һәм Шәрифулла улы Наил Гиниятуллиннар бергә 50 ел яшиләр. Юбилярларны Зур Тигәнәле авылы җирлеге башлыгы  Р.А.Зарипов котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Авыл үзешчәннәре юбилярларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Соңгы еллар белән чагыштырганда 2013 елда республикабызда яңа туган балалар санының шактый артуы күзәтелә – 57214. 2013 нче елда бала тууны теркәү буенча күрсәткеч 2012 нче елныкыннан 2,2% (1209 актка) биегрәк. Яңа туган балаларны теркәүнең гомуми саныннан: 29408 ир-бала (51,4%) һәм 27806 кыз-бала (48,6%).

    2014 нче елның 14 январендә «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре  яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!»  дип аталган чара үткәрделәр.  Егет –кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу  бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында  яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге белгече Ландыш Ананьева сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды.       

Яңа елның һәр беренче вакыйгасы аерым мәгънәгә һәм әһәмияткә ия. Томышның бала туу кебек бәхетле мизгелләре белән бәйле булган беренче вакыйгалар аеруча игътибарга лаек.

14 нче гыйнварьдә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2014 нче елда беренче булып теркәлгән малай һәм кызның тууын тантаналы рәвештә теркәү  бәйрәме узды.

Бәйрәмнең “гаеплеләре” 2014 нче елның туу турындагы актлар китабын беренче булып ачып җибәргән – Артыковлар галәсендә туган уллары -  Адель һәм Абдуллиннар гаиләсендә туган кызлары - Сара.

2012 елның нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 4110 баланың тууы теркәлгән булса, 2013нче елда әлеге сан 35кә артык. Узган елда Түбән Кама муниципаль районында 4145 сабыйның тууы теркәлгән.

Узган еллар статистикасы мәгълүматларына караганда, шәһәребездә иң күп балалар туган ел 1986 ел булган. Ул елны Түбән Камада 4570 сабый дөньяга аваз салган булган.

Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында иң киң таралган исемнәр Артур, Радмир, Артем, Тимур, Амелия, София, Камилә, Әминә. 


13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

2013 елда Актүбә бистәсендә 92 бала дөньяга килде, шулар арасында 49 малай, һәм 43 кыз бала. Элекеге ел белән чагыштырганда бу 9 балага күбрәк.

13 гыйнвар көнне – Искечә Яңа ел бәйрәмендә – 2014 елда районның һәм поселокның  беренче туган сабыен котлап үттек. Илья - ул Калистратовлар гаиләсендә 5 бала булып дөньяга туа.

Поселок башлыгы Галеева Роза Алмас кызы ата-аналарын котлап туу турында таныклык һәм бүләкләр тапшырды.

Лукиных гаиләсе 2014 елның 9 гыйнвар көнне алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина  котлады, аларга символик медальләр һәм бүләк тапшырды. Билгеле, әлеге сөйкемле парга киләчәк  тормышларында да мәхәббәт һәм бәхетнең янәшә баруын теләде.

10
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Әмма алар өчен бу илле ел бер якты мизгел булып үтте. Надежда Константин кызы һәм Петр Николай улы тумышлары белән Печищи авылыннан. Петр күпбалалы гаиләдә сигезенче бала булып үскән, сварщик булып эшләгән. Надежда Печищи авылында укытучы, соңыннан Казанда тимер юлда эшләгән. Алар танышканнан соң  гел бергә булып, ике улларын үстергәннәр, аларга әйбәт белем биргәннәр. Хәзер  оныкларының уңышларына сөенәләр.  Балалары һәм оныклары уйлавы буенча бу гаилә чынаягының гел тулы булуын әти – әниләренең мәхәббәте саклый.

    ЗАГС булеге җитәкчесе Бабушкина В.Б. юбилярларны бу тантаналы көн белән җылы котлады, авыл җирлеге Башлыгы һәм ветераннар оешмасы     рәисе котлауларга кушылдылар. 

2014 елның 10 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре елдагыча яңа елда беренче булып туган балаларны һәм аларның әниләрен котлау өчен район үзәк хастәхәнәсендә булып кайттылар. Гаиләләрендә беренче бала туган Хөсәеновлар, Азизовлар, икенче балалары туган Галиәкбәровлар, Гайнетдиновлар, Мортазиннар гаиләләрен ихлас күңелдән котлап  балаларының беренче документларын  – туу турындагы таныклыкалрын тапшырдылар. Яшь әниләр  үз чиратларында медицина хезмәткәрләренә үзләренең рәхмәтләрен  җиткерделәр.

2014 елның беренче көнендә, төш вакытында районның бала тудыру йортында 2 нарасый дөньяга аваз салды.
Олы Бакырчы авылыннан Ландыш Билалова 1 гыйнварда 12 сәгать 10 минутта әни булу шатлыгын татыды. Аның 3 килограмм 530 грамм авырлыктагы улы туды. Ландыш Билалова 15 ел авылда балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, соңгы елда Казанда балалар йортында хезмәт иткән. Ул кечкенә улының – Булатының сау-сәламәт тууына чиксез шатлыгын белдерде.
Булаттан аз гына калышып, 13 сәгать 10 минутта нәни Диана якты дөньяны күрү бәхетенә иреште. Апастан Рәзилә Гәрәева 3 килограмм 260 грамм авырлыктагы кызчыгына гомер бүләк итте. Рәзилә теплицада хезмәт иткән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов бәхетле әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәр өчен бала тудыру йортына килде. Традиция буенча, ул быел да, иң беренче туган нарасыйларга, район башлыгы исеменнән коляскалар бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International