2014 елның 15 гыйнварында Зур Тигәнәле авылы мәдәният йортында бергә яшәүләренә 50 һәм 55 ел булган гаиләләрне билгеләп үттеләр

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Әскәр кызы Рахимә  һәм Шәйдулла улы Фоат Хәлиловлар, Сәүбан кызы Гөлсем һәм Бари улы Нургаен Садыйковлар бергә 55 ел, Хәйрдин кызы Флура һәм Шәрифулла улы Наил Гиниятуллиннар бергә 50 ел яшиләр. Юбилярларны Зур Тигәнәле авылы җирлеге башлыгы  Р.А.Зарипов котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Авыл үзешчәннәре юбилярларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International