Әмма алар өчен бу илле ел бер якты мизгел булып үтте. Надежда Константин кызы һәм Петр Николай улы тумышлары белән Печищи авылыннан. Петр күпбалалы гаиләдә сигезенче бала булып үскән, сварщик булып эшләгән. Надежда Печищи авылында укытучы, соңыннан Казанда тимер юлда эшләгән. Алар танышканнан соң гел бергә булып, ике улларын үстергәннәр, аларга әйбәт белем биргәннәр. Хәзер оныкларының уңышларына сөенәләр. Балалары һәм оныклары уйлавы буенча бу гаилә чынаягының гел тулы булуын әти – әниләренең мәхәббәте саклый.
ЗАГС булеге җитәкчесе Бабушкина В.Б. юбилярларны бу тантаналы көн белән җылы котлады, авыл җирлеге Башлыгы һәм ветераннар оешмасы рәисе котлауларга кушылдылар.