2013 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча отчет

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бала тууны теркәү

Соңгы еллар белән чагыштырганда 2013 елда республикабызда яңа туган балалар санының шактый артуы күзәтелә – 57214. 2013 нче елда бала тууны теркәү буенча күрсәткеч 2012 нче елныкыннан 2,2% (1209 актка) биегрәк. Яңа туган балаларны теркәүнең гомуми саныннан: 29408 ир-бала (51,4%) һәм 27806 кыз-бала (48,6%).

Период

Туу турында акт
язуларыны
ң саны

Динамик үзгәреш

2011 нче ел

51 391

3,8% үсеш

2012 нче ел

56 005

9% үсеш

2013 нче ел

57 214

2,2% үсеш

2012  нче ел белән чагыштырганда  Казан шәһәрендә бала тууны теркәү 5% үсеш алган, Түбән Чаллыда – 1, 2%, республика районнарында  – 0,6  % .

2013 нче елда туулары теркәлгән балаларның гомуми саныннан: 46 % - гаиләдә беренче балалар, 40% - икенче балалар, 11% - өченче, 3% - дүртенче   һәм аннан соңгы балалар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда республикабызда гаиләләрдә икенче, өченче һәм  аннан соңгы балалар туу саны арта бара.

2013 нче елда балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир-балалар өчен - Әмир, Тимур, Артем, Кәрим, Кирилл, Максим, Данил, Камил, Матвей, Егор; кыз-балалар өчен -  Арина, Виктория, Милана, София, Азалия, Әминә, Анастасия, Самирә, Ралина, Дарья.

 

Никахлашуны теркәү

2013 нче елда Татарстан Республикасында 33580 пар  никахларын рәсмиләштергән. 2012 нче ел белән тиңләштергәндә быел 408 парга күбрәк (1,2%) никахлашу турында  акт язуына имзаларын куйганнар.

Период

Никахлашу турында акт
язуларыны
ң саны

Динамик үзгәреш

2011 нче ел

36 103

15% үсеш

2012 нче ел

33 172

 8% кимү

2013 нче ел

33 580

 1,2% үсеш

2012 нче ел белән чагыштырганда  никахлашуны теркәүнең саны Казан шәһәрендә 4% арткан, Түбән Чаллыда  - 0,5% . Республика районнарында киресенчә никах теркәүнең саны 0,5% кимегән.

Татарстан Республикасында  һәр бишенче никах – милләтара диа атап була. 2013 нче елда 6623 милләтара никах теркәлгән (2012 нче елда – 6893). Әлеге сан барлык теркәлгән никахларның 20 % тәшкил итә.

2013 нче елда республикада 198 пар никахларын балигъ булганчы теркәгән. Никахлашуны теркәүнең гомуми саныннан  0,6% туры килә. Шулардан 18 яшькә кадәрге кәләшләр – 190, кияүләр – 17.

Аерылышуны теркәү

2013 нче елда Татарстан Республикасында аерылышуны теркәү саны 1,5% арткан һәм 15696 акт тәшкил итә. Әлеге үсеш соңгы елларга хас тенденция.

Период

Аерылышу турында акт

язуларының саны

Динамик үзгәреш

2011нче ел

14 750

5,6% үсеш

2012 нче ел

15 457

4,8% үсеш

2013 нче ел

15 696

1,5% үсеш

2012 нче ел белән чагыштырганда быел Казан шәһәрендә аерылышуны теркәү турында актларның саны 0,6 % арткан, шул ук тенденция республика районнарына хас - 6% үсеш . Түбән Чаллыда киресенчә аерылышуны теркәү 9% кимегән.

 

Үлемне теркәү

2013 нче елда 46438 үлем турында акт төзелгән. Үткән ел белән чагыштырганда быел күрсәткеч 0,3 % кимегән.

Период

Үлем турында акт

язуларының саны

Динамик үзгәреш

2011 нче ел

47 138

5,5% кимү

2012 нче ел

46 579

1,2% кимү

2013 нче ел

46 438

0,3% кимү

2012 нче ел  белән чагыштырганда 2013 нче елда Казан шәһәрендә үлемне теркәү 0,1% кимегән, шул ук тенденция республика районнарына хас – 0,4% кимү. Түбән Чаллы шәһәрендә  үлемне теркәү шул ук урында калган.

Нәтиҗәдә 2013 нче елда туу турында актларның саны үлем турында актларыннан (10776ка) өстенлек алган (46438 каршы 57214).

Кызганычка каршы, республикабызның күпчелек шәһәр һәм районнарында үлемне теркәү тууны теркәүдән өстенлек итә. Әмма 2013 ел нәтиҗәләре буенча искәрмәләр дә бар. Әлмәт, Балтач, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында, Казан һәм Түбән Чаллы шәһәр округларында туу турында актларның саны үлем турында актларыннан өстенлек алган.      

 

Нәтиҗәдә 2013 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле теркәлгән актларның гомуми саны – 163070. 2012 нче ел белән чагыштырганда әлеге сан 1,3% арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International