Апас районының Кызыл Тау авылында яшәүче Кайнәт һәм Шәүкәт Вафиннар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар балалары һәм оныклары шатлыгына төренеп туган авылларында бәхетле гомер кичерәләр.
--- Яңа ел көннәрендә бездә икеләтә бәйрәм булды, алтын юбилейны билгеләргә барлык балалар, туганнар җыелдылар.. Гомер үткәнен сизми дә калганбыз –гаилә булып яши башлавыбызга 50 ел вакыт үткән бит! Бук олы бәйрәмебезне районда да зурлап искә алдылар. Район башлыгы Р.Н.Заһидуллин безне котлап, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле, диләр алтын юбилярлар.
Ак чаллы Хуснуруй Хабибулла кызынын зур һәм тату гаилә - 4 баласы, 8 оныгы, 8 оныкчасы һәм 2 оныкчасы балалары. Юбилярны котларга Васильево житәкчесе урынбасары Павлова Н.Н. һәм ветеран Советы председателе Матеркова Т.А. килделәр.
Быелгы елның 10 гыйнварендә ЗАГС бүлегендә Пенсия фонды белгече белән очрашу уздырылды. Очрашуда хәзерге вакытта халыкны пенсия белән тәэмин итү өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алышынды.
2014 елның 10 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Галямов Әзгать Нәҗит улы һәм Фәвәризова Алия Таһир кызының ярәштерү тантанасы узды.
Ярышү – яшь парның өйләкү, бер-берең белән кайгыда да, шатлыкта да бергә булу теләкләренең көчлелеген исбатлаучы бәйрәм.
Борынгы гадәт буенча ярәшү көне итеп Әзгать Алиягә йөзек бүләк итте. Аларның никахлашу тантанасы 2014 елның 14 февраль – Гашыйклар көненә билгеләнде.
ГХАТ идарәсе исеменнән яшь парга ярәшү акты һәм истәлекле портрет тапшырылды.
2014 нче елның 1-8 нче гыйнварларында Татарстан Республикасында никахны теркәүгә 349 гариза бирелгән. Үткән елның шул ук периодында 156 пар никахларын рәсмиләштерергә теләгән. Әлеге күренеш турында «Татар-информ» корреспондентына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе – Э.Ә. Зарипова хәбәр итте.
2014 елның гыйнварендә Алабугада халыкка күпкырлы хезмәт күрсәтү үзәге (МФЦ) эшли башлады. Килешенгән график буенча, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бу үзәктә сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә хезмәт күрсәтәчәкләр. Мондый үзәкләрнең ачылуы халыкка кирәкле документларны тагын да тизрәк алу мөмкинлеге тудырыр дип ышанасы килә.
Инде менә озак еллар төрле функцияләрдә Нурлат халкына хезмәт иткән бина санаулы айлар эчендә танымаслык булып үзгәргән, заманча төс алган.
- Үзәк Нурлат халкының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүдә уңышлы хезмәт итсен, халыкка уңайлыклар китерсен, - диде үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Равил Кузюров. Әлбәттә, рәхмәтнең иң олысын ул социаль программалар булдырган республика җитәкчелегенә юллады. Республиканың баш санитар табибы Марина Потяшина нурлатлыларга Татарстан Республикасы Президенты котлавын җиткерде, елны матур вакыйга белән тәмамлауны әйбәт хәл дип белдерде.
Үзәккә кызыл тасма киселде, һәм күз алдында яңартылган бина уңайлыклары ачылды. Иркен фойе, халыкны кабул итү өчен кабиналар, уңайлыклы эш урыннары. Үзәк директоры Татьяна Морозова әйтүенчә, биредә халыкка 100 төрле дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтеләчәк, 10 өстәмә эш урыны булдырылган.
Алар үзләренә кунакка яңа елда беренчеләрдән булып өйләнешкән парларның берсен чакырдылар.
2014 елның 9 гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе ГЭС поселогы Гидротөзүчелер урамы 10 йорт адресы буенча урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча күпфункцияле үзәктә гражданнарны кабул итә башлады. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барлык сораулар буенча консультацияләр, гражданлык хәле актларының кабат таныклыкларын, никахлашу, баличъ булмаган уртак балалары булмаган, ике як ризалыгы белән булган аерылышу таныклыкларын бирү каралган.