2014 елның 10 гыйнвар көнендә Арча районының ЗАГС бүлегедә язылышу тантанасы Кыш бабай белән Кар кызы катнашында узды.

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
Бу кышкы матур көндә 4 парның никахы теркәлде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Фатыхова Люция Рәшид кызы яшьләрне котлап изге теләкләр теләде.  “Гыйнвар башы - ел башы. Яңа ел белән күңелләргә яңа ышанычлар, өметләр тулсын!
Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында саклаган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын!”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International