Нурлатта капиталь ремонттан соң дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк ачылды. 2006 елдан эшләп килгән үзәк моңарчы тар - кысан бүлмәләрдә генә эшләп килә иде.

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Инде менә озак еллар төрле функцияләрдә  Нурлат халкына хезмәт иткән бина санаулы айлар эчендә танымаслык булып үзгәргән, заманча төс алган.
- Үзәк Нурлат халкының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүдә уңышлы хезмәт итсен, халыкка уңайлыклар китерсен, - диде үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Равил Кузюров. Әлбәттә, рәхмәтнең иң олысын ул социаль программалар булдырган  республика җитәкчелегенә юллады. Республиканың баш санитар табибы Марина Потяшина нурлатлыларга Татарстан Республикасы Президенты котлавын җиткерде, елны матур вакыйга белән тәмамлауны әйбәт х
әл дип белдерде.
Үзәккә кызыл тасма киселде, һәм күз алдында яңартылган бина уңайлыклары ачылды. Иркен фойе, халыкны кабул итү өчен кабиналар, уңайлыклы эш урыннары. Үзәк директоры Татьяна Морозова әйтүенчә, биредә халыкка 100 төрле дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтеләчәк, 10 өстәмә эш урыны булдырылган.

Расланган график нигезендә ЗАГС булеге хезмәткәрләре 9 январьдә үзәктә гражданнар кабул иттеләр.Иң беренче булып Яңа Әлмәт авылыннан Мәдинә Хәмидуллина кабат туу турында таныклык алу буенча мөрәҗәгать итте. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International