2014 елның 4 гыйнварында Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә танатаналы вакыйга – 169 нчы яңа туган сабыйга тормышында беренче документ - туу турында таныклык - тапшырдылар. Бу кечкенә кешенең дөньяга килүе барлык гаилә өчен дә көтелгән һәм шатлыклы вакыйга. Узган чарада кунаклар һәм бәхетле әти – әниләрне сабыйлары Игорьның тууы белән котлап, Кыш бабай белән Кар кызы да катнаштылар. ЗАГС булеге җитәкчесе Бабушкина В.Б. Игорьның әти – әнисенә аның туу турында таныклыгын тапшырды, яшь гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлап, аларга бәхет, нык гаилә учагы , сәламәтлек теләде. Шуннан тыш, бу истәлекле көнне сабыйга йомшак уенчык та бүләк ителде.
Дмитрий һәм Альмира 2014 елның 3 гыйнварендә “Казан” гаилә үзәгендә, беренче булып гаилә кордылар. Никах тантанасына иң якын туганнар гына чакырылды. Аларның исемнәре почет китабына кертелде. Яшь гаиләгә шатлык һәм гаилә бәхете телибез!
2014 елның 04 гыйнварында Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Яңа елның беренче пары теркәлде. Буа муниципаль районы башлыгы исеменнән яшьләрне –Түбән Наратбаш авылыннан Фидан Ягафаровны һәм Буа шәһәреннән Роза Бахтиярованы Буа районы башкарма комитетының эшләре җитәкчесе М.М.Юнусова котлады һәм традиция буенча тузан суырткыч бүләк итте.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4-нче гыйнвар көнне яңа 2014 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2014 нче елга беренче булып гариза тапшырган Рәис һәм Розалия Шәрифуллиннар. Шунысы игътибарга лаек: яшьләрнең мәхәббәт тарихы нәкъ өч ел элек яңа ел алдыннан башлана.
Тәтеш муниципаль районында кертелгән традиция буенча, яңа өйләнешүчеләрнең “Бәхет гәрәбәсе”н җыюы кунакларның һәм яшь парларның күңелләренә хуш килде. Һәр пар, никахларын теркәгәндә, ялкынлы мәхәббәт төймәсен “Бәхет гәрәбәсе”нә тезделәр. Әлеге гәрәбә ялның соңгы парын теркәгәндә Яңа ел чыршысында үзенең тиешле урынын алды. Бу яшь парларның җылы тойгыларын һәм иҗади фантазияләрен кушып бергәләп ясаган тәүге эшләре булды.
139 төймәдән төзелгән “Бәхет гәрәбәсе” – 2013 елда Тәтеш районында яңа гаиләләр тууының нәтиҗәсе булып тора. 2014 елда нык нигезле һәм бәхетле гаиләләр тагын да күбрәк барлыкка килер дип ышанып калабыз!
03 гыйнварда Апас районының Зур Күккүз авыл җирлеге районның беренче яшь парының Гаптрахманов Зөлфәт Әүхәт улы белән Аллаярова Энҗе Марат кызының никахын теркәде.
03 гыйнварда Апас районының Зур Күккүз авыл җирлеге районның беренче яшь парының Гаптрахманов Зөлфәт Әүхәт улы белән Аллаярова Энҗе Марат кызының никахын теркәде.
Никахны теркәү Зур Күккүз авылы Мәдәният йортында үтте. Тантанада яшьләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары катнашты. Авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре татар милли йолаларын саклап яшьләргә чәк-чәк тапшырдылар, әти-әниләренең хәер-фатихаларын алдылар.
Аннан яшь парлар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Кияү – Зур Күккүз авылы егете, Казан аграр университетында белем ала, килен Кайбыч районының Зур Русак авылы кызы.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре 2014 елда Әлмәт балалар тудыру йортында беренче булып дөньяга аваз салган балага туу турында таныклык тапшырдылар һәм шәһәрнең яшәүчесен 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Эльнур һәм Диляра Бургановлар гаиләсендә беренче Рахим исемле бала туу уңаеннан матур сүзләр яңгырады ,баланың озын гомерле сау-сәләмәт һәм бәхетле булып үссен дигән теләкләр әйтелде.
2014 елның 1 гыйнварында Әлмәт шәһәренең иң өлкән кешеләрнең берсе- Максимова Зиннура Миңнулла кызы 90 яшен тутырды. Ул 1924 елны Баулы районының Акбаш авылында туган.Озак еллар шәһәрнең китапхәнәсендә эшләгән, Роберт исемле малаен үстереп 2 оныкны тәрбияләргә ярдәм иткән, һәм аңа тагын Марсель исемле оныкчыгын да кърергщ насыйп булган.Үзенең юбилеен ул зур һәм дус гаиләсе белән каршылый.
Яна елда беренче булып туган сабыйны котлау куркәм традиция буларак, 9 гыйнвар көнне ана белән баланы хастахәнәдән каршыларга килучеләр куп жыйналган иде. Район хакимияте һәм башкарма комитеты исеменнән социаль яклау булеге начальнигы Марсель Хузин тәбрикләде.
Элмэт мунципал райны башкарма комитетының ГХАТ идарәсе узып баручы елның сонгы коннәрендә өйләнешүчеләрне яңа ел белән котлап утте. Яш парларга тантаналы рәвештә 2014 елның символы тапшырылды, Изге теләкләр әйтелде.Мондый көтелмәгән матур бүләк яшләрнең күңелләрендә, Һичшиксез, истәлекле булып калачак.