ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Атлы чанага утырып ЗАГСка язылышырга  килгәннәр.

Карасевлар гаиләсе өчен 31 декабрь  Яңа елны каршылау белән генә түгел, ә аларның гаиләләре туу көне белән дә бәйле.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Галина Романовнага һәм Павел Симоновичка  никахлашу минутларын искә алырга ярдәм иттеләр. Алар турыдан-туры өйләрендә Оксана Тихоновадан котлаулар кабул иткәннәр, юбилей китабына кул куйганнар, бер-берсен котлаганнар. Әлеге тантана моннан 50 ел элек булган кебек бүген дә бик дулкынландыргыч. 

Загс хезмэткэрлэре бэйрэме кэнне Яңа Чишмә ГХАТ булегендэ яшҗ парлар Файрушиннарнын туйлары тантаналы теркэлде. Яшь пар Марат белэн Резидэ узлэренен мэнэсэбэтлэре, бер-берсенэ булган мэхэббэтлэре турында сэйлэделэр. ГХАТ булеге житэкчесе А.Р.Мирьякупова яшь парларныгаилэ корулары белэн, сэркатиблэрне бэйрэм белэн котлады.


30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
30 декабрьдә Яңа ел бәйрәме алдыннан Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М.Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Шулай ук тантанада “Россия саклык Банкы”ның Буа районы филиалы вәкилләре дә катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бүген  беррәттән  шул балаларның әти-әниләрен дә тантаналы никахлаштыру тантанасы булып узды. Зур залда бик тыныч һәм кешедә бик күп түгел иде, яшь өйләнешүчеләрнең кулларында игезәзәкләр  Ранил  һәм Ринал йокладылар.

Игезәкләрнең әти –әниләре-Сирен һәм Равил никахларын татаналы төстә теркәделәр. ГХАТ бүлеге башлыгы-Елена Еграшкина яшь парларны котлап  үзенең теләкләрен җиткерде,игезәкләргә - туу  турында таныклыклар ташырды.

Бу  Аксубай  районында бер ел эчендә туган дртенче пар игезәкләр.

Беренче пар игезәкләр МЮД авылыннан Аввакумовлар гаиләсендә Кира һәм Кирилл,икенчеләре-май аенда туганнар Емелькино авылыннан Михаил һәм Дарья Гавриловлар(гаиләдә өченче һәм дүртенче бала).

Декабрь аенда Аксубайлыларда бер үк вакытта ике пар игезәкләртуды:Игорь һәм  Егор Семеновлар-гаиләдә беренчеләр,Ранил һәм Ринал Харисовлар (гаиләдә икенче-өченче балалар).

2013 елның 30 декаберендә Мамадыш муниципаль  районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 2013 елның соңгы сертификатларын тапшыру тантанасына килгән зур кунакны – район башлыгы Анатолий Ивановны кабул итте.

    30 декабрьдә Яңа ел бәйрәме алдыннан Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М.Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Шулай ук тантанада “Россия саклык Банкы”ның Буа районы филиалы вәкилләре дә катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

2013 елның 30 декабрендә ЗАГС бинасында Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  М.В. Фадеев Татар Сараланы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Р.К. Махмутовага Татарстан Республикасы Министрлар  кабинетының ЗАГС идарәсе исемендәге грамота һәм Пәрәү авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Р.Г. Евдокимовага рәхмәт хаты тапшырылды.

2013 елның 30 декабрь сәгать унда   Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының  ЗАГС бүлеге җитәкчесе авыл җирлеге Башкарма комитетларының  сәркатипләре белән  гражданнар хәле актларын  теркәү хокукларын үтәү буенча йомгаклау җыелыш үткәрде.

30 де­кабрь­дә Сарманда ха­лык­ка дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт­ләр күр­сә­тү бу­ен­ча күп функ­ци­я­ле үзәк ачылды. Үзәкне тантаналы рәвештә Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева һәм Татарстан Республикасы буенча табигатьне саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәлахетдинов ачтылар. Би­ре­дә дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт­ләр күр­сәт­кән­дә до­ку­мент­лар ка­бул итү һәм би­рү "бер тә­рә­зә" ре­жи­мын­да баш­ка­ры­ла­чак. Бу мө­рә­җә­гать ит­кән ке­ше­нең ва­зи­фаи зат­лар һәм җа­вап­лы оеш­ма­лар бе­лән ара­ла­шу­ын һәм чи­рат то­ру ва­кы­тын ки­ме­тә­чәк. Сар­ман­да – биш, Җә­лил бис­тә­сен­дә си­гез "тә­рә­зә" график буенча эш­лә­я­чәк.

“Күп функцияле үзәкне ачу – административ реформанын башкарылуында мөһим адымнарның берсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә яңа үргә аяк басу, шуның аркылы шәһәрдәшләребезнең тормыш сыйфатын күтәрү” – дип, ассызыклады тантанада катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International