2013 елның 30 декабрь сәгать унда Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе авыл җирлеге Башкарма комитетларының сәркатипләре белән гражданнар хәле актларын теркәү хокукларын үтәү буенча йомгаклау җыелыш үткәрде. Җыелышның эшендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәният сораулары буенча урынбасары Касимов В.В. катнашты, ул үткән елга нәтиҗәләр ясады, үткән профессиональ бәйрәм белән котлады һәм Олы Мәми авыл җирлегенең сәркатибе Сальцинова А.В. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Мактаулы Грамотасын, Борнаш авыл җирлегенең сәркатибе Матвеева Л.Н. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хатын һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын - Макыл авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең вазифасын үтәүче Цветкова Л.Р., Вахитов авыл җирлегенең сәркатибе Габбасова Р.В., Октябрь авыл җирлегенең сәркатибе Янгуразова А.Р., Килди авыл җирлегенең сәркатибе Матвеева А.И. тапшырды.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе В.Б. Бабушкина шулай ук барлык җыелганнарны профессиональ бәйрәм һәм киләчәк Яңа ел бәйрәме белән котлады, бәхет, сәламәтлек, хезмәтләрендә яңа уңышларга ирешүне, гаилә тынычлыгын теләде.