Атлы чанага утырып ЗАГСка язылышырга килгәннәр.
Карасевлар гаиләсе өчен 31 декабрь Яңа елны каршылау белән генә түгел, ә аларның гаиләләре туу көне белән дә бәйле.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Галина Романовнага һәм Павел Симоновичка никахлашу минутларын искә алырга ярдәм иттеләр. Алар турыдан-туры өйләрендә Оксана Тихоновадан котлаулар кабул иткәннәр, юбилей китабына кул куйганнар, бер-берсен котлаганнар. Әлеге тантана моннан 50 ел элек булган кебек бүген дә бик дулкынландыргыч.