30 декабрьдә Яңа ел бәйрәме алдыннан Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

    30 декабрьдә Яңа ел бәйрәме алдыннан Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М.Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Шулай ук тантанада “Россия саклык Банкы”ның Буа районы филиалы вәкилләре дә катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International