ЯҢАЛЫКЛАР

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен яңа елга бизәү бәйгесенең “кече бюджет предприятияләре” номинациясендә  1  нче урын алган өчен район башлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 2013 нче елның 30 нче декабрендә Татарстан Республикасы Спас районы  Болгар шәһәрендә Олимпия уты эстафетасы булып узды.                                         Эстафета маршруты Болгар музей-тыюлыгыннан тукталышлар белән Икмәк музее һәм Ак мәчет территориясеннән узды.                                                        Финалда факелны автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионы, Татарстан Халык артисты, РФ Атказанган артисты Салават Фәтхетдинов факелны алды.

Тантана чыршы янәшәсендәге мәйданчыктан Кыш бабай һәм кар кызлары, район спортчылары парадыннан башланды. Бәйрәмне ачу хокукы район башлыгы Равил Кузюровка бирелде. Ул нурлатлыларны Яңа 2014 ел белән котлап, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа елда яңа уңышлар, иминлек һәм бәхет теләде. Бу көнне ул елның иң соңгы пары булып теркәлгән Марат һәм Динара Әхмәдиевлар гаиләсен дә котлады, никах турындагы таныклык һәм бүләк тапшырды.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре балалары очен «Яңа ел әкияте» бәйреме узды. Яңа ел -  барыбызныңда, бигрәк тә балаларның, иң көтеп алынган бәйрәме. Аларны котларга дип Кыш бабай белән Кар кызы урман дуслары белән килделәр. Барлык балалар да баллы бүләк һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Яңа ел бәйрәме алдыннан  ТР Лениногорск районында “Кыш бабай бул” дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрелде. Инде билгеле булганча һәрбер бала яңа ел бәйрәме алдыннан Кыш бабайга үзлереның теләкләрен белдереп хат язалар. Ә менә балалар йортында тәрбияләнүче яшь-үсмерләр бүләкләр генә түгел, ә үзләренең туганнарына, якыннарына исәнлек-саулык, бәхетләр теләгәннәр. Ә инде Кыш бабай аларның теләкләрен чынга ашыра  һәм мәдәният йортында үткәрелгән Хәйрия кичәсендә балаларга бүләкләр тапшырылды. Бу акциядә  ТР Лениногорск районы башлыгы  Р.Г.Хөсәинов, аның урынбасары Г.М.Рафикова, Лениногорск Совет депутатлары, төрле организация мөдирләре катнашты. Әлбәттә, бу акциядә Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я.Миннигалямова да бик теләп катнашты.

2013 елда  Баулыда яшәүче Равил һәм Римма Шафигуллиннар гаиләсендә өч игезәк малай – Рамазан, Рифат һәм Рияз дөньяга килде. Тиздән аларга 8 ай була. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күп балалы  Шафигуллинар гаиләсен Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Шулар арасында  бу медальгә күп еллар һәм киңкырлы хезмәте өчен ГХАТ идарәсе җитәкчесе Загрутдинова Резеда Котдус кызы да лаеклы булды.  

28
декабрь, 2013 ел
шимбә

Бүген 28 декабрь көнне Казан шәһәренең Яңа Савин бүлегендә Островских Владислав Иванович һәм Лидия Петровна гаиләсенең алтын юбилей тантанасы булып үтте. Алар егерме елдан артык Мурманск өлкәсе Ковдор шәһәренең “Ковдорстрой” төзелеш  трестында, кырыс себер моһитендэ эшлиләр. Бу матур гаилә ике бала һәм өч онык тәрбияләп үстерә. Юбилярларга Илсур Метшин исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International