Яңа ел бәйрәме алдыннан ТР Лениногорск районында “Кыш бабай бул” дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрелде.

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәме алдыннан  ТР Лениногорск районында “Кыш бабай бул” дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрелде. Инде билгеле булганча һәрбер бала яңа ел бәйрәме алдыннан Кыш бабайга үзлереның теләкләрен белдереп хат язалар. Ә менә балалар йортында тәрбияләнүче яшь-үсмерләр бүләкләр генә түгел, ә үзләренең туганнарына, якыннарына исәнлек-саулык, бәхетләр теләгәннәр. Ә инде Кыш бабай аларның теләкләрен чынга ашыра  һәм мәдәният йортында үткәрелгән Хәйрия кичәсендә балаларга бүләкләр тапшырылды. Бу акциядә  ТР Лениногорск районы башлыгы  Р.Г.Хөсәинов, аның урынбасары Г.М.Рафикова, Лениногорск Совет депутатлары, төрле организация мөдирләре катнашты. Әлбәттә, бу акциядә Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я.Миннигалямова да бик теләп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International