ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2013 ел
шимбә

28 декабрь көнне Буа муниципаль район башлыгы А.К.Айзатуллов район активы белән уздырылган планеркада ГХАТ бүлеге белгечләрены һәм авыл җирлекләре белгечләрен  узган бәйрәмнәре һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итте, сәламәтлек, эшләрендә  уңышлар теләде. Шулай ук авыл җирлекләре белгечләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хаты һәм ГХАТ идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Алар арасында Евгений Гаврил улы һәм Раиса Василий кызы Червяк, Валерий Сергей улы һәм Валентина Андриан кызы Грязнов, Николай Дмитрий улы һәм Надежда Александр кызы гаиләләре булды. Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2013 елның соңгы парларын Кыш Бабай белән Кар кызы елмаюлар, яңа ел алды теләкләре белән каршы алды һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. 28 декабрь көнне никахларын рәсми рәвештә теркәргә теләк белдергән 13 пар өчен Кыш Бабай белән Кар кызының котлаулары искитәрлек көтелмәгән сюрприз булды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яңа ел алды көннәре гаилә юбилейларына бай булды. Көмеш, коралл, рубин юбилейлары белән берлектә 28 декабрь көнне Әхтәмовлар гаиләсенең алтын туйлары булып узды.  

Василжан абый белән Рушания апаның чәчләре чәчкә 1963 елда карлы-буранлы декабрьнең 27 сендә бәйләнә, ап-ак йомшак кар бөртекләре, әйтерсең лә, аларга хәер-фатиха укып, бергә узасы тормыш юлларын сафлыкка-пакълеккә күмә. Гөрләтеп туй итәләр. Кызыл – Мишә авылында, төп йортта, Василҗан абыйның әти-әнисе янында яши башлыйлар. 

Элмэт мунципал райны башкарма комитетының ГХАТ идарәсе узып баручы елның сонгы коннәрендә өйләнешүчеләрне  яңа ел белән котлап утте. Яш парларга тантаналы рәвештә 2014 елның символы тапшырылды, Изге теләкләр әйтелде.Мондый  көтелмәгән матур бүләк яшләрнең күңелләрендә, Һичшиксез, истәлекле булып калачак. 


27
декабрь, 2013 ел
җомга

Элки  муниципаль районы ГХАТ булеге 2013 елнын 27 декабрь конендэ  100 нче парнын никахын тантаналы тостэ теркэде. Бэхетле пар - Андрей хэм Наилэ Крайновлар.  Яшь парга озын, бэхетле тормыш, матур телэклэр телэнде. Истэлекле булэк тапшырылды.

2013 елның 27 декабрендә Баулы  муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары тантаналы рәвештә теркәлде. Руслан һәм Юлия Килмамотовлар, башкалардан аермалы буларак,  язылышырга кунакларсыз, икәүдән – икәү генә килделәр. ”Безнең бер- беребезгә генә бәйрәм бүләк итәсебез килә”, - диделәр алар.  Икенче пар шуның чаклы романтик иде, бар кунаклар мәхәббәтнең булуына, аның яшькә карап килмәвенә кабат инанды.

Никахны теркәү тантанасы Яңа ел белән котлаулар, бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләкләре белән тәмамланды.

2013 елның 27 декабрендә Лаеш муниципаль район үзәгендә  тантаналы төстә күп функцияле үзәк ачылды. 

2013 елның 27 декабренда Түбән Кама муниципаль районы Елантау авыл җирлегендә күп балалы гаиләләргә хөрмәт йөзеннән авыл жирлеге башлыгы Раиф Гайнетдиновтан рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы булып узды.

2013 елда әлеге авыл җирлегендә 11 сабый дөньяга аваз салган. Алар барысы да тулы, тәртипле гаиләләрдә тәрбияләнә. Үзенең котлау сүзендә Раиф Гайнетдинов әлеге балаларның тәрбияле, бәхетле булып үсүләрен теләде һәм алга таба да Елантау авыл җирлегендә сабыйларның күпләп тууына  өметен белдерде.  

2013 елның 27 нче декабрендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә “Яңа ел” язылышу тантанасы үткәрелде. Яшь парларны – Бикмиевлар гаиләсен, шушы тантаналы көннәре белән котларга дип Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Өйләнешүчеләр үзләренең язылышу танатансы мондый бәйрәмчә үткәрелүен бик хупладылар. Шулай итеп алар үзләренең язылышу көннәрен бик үзенчәлекле һәм истәлекле итеп ясадылар. Өстәвенә, өйләнешүчеләр һәм аларның килгән кунаклары “Однажды в Америке” кинофильмындагы геройларны хәтерләтә иде.

Ә инде без, әлбәттә, бу яшь парны, шушы законлы никах көннәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу күннәренең матур вакыты гомергә саклансын. Гомерле һәм тигез мәхәббәт аларга. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International