2013 елның 28 декабрендә Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «алтын» һәм «бриллиант» юбилейларын тантаналау үтте.
Алар арасында Евгений Гаврил улы һәм Раиса Василий кызы Червяк, Валерий Сергей улы һәм Валентина Андриан кызы Грязнов, Николай Дмитрий улы һәм Надежда Александр кызы гаиләләре булды. Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр.
Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Ходай биргән олы бүләк бит ул –
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Яшьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп елаулар да
Бергә кичергән һәммәсе…
Кадерле юбилярларны гаилә бәйрәрәмнәре белән котларга балалалары, туганнары килделәр.
Тантана Яңа ел котлаулары белән тәмамланды.
2013 елның 22 ноябрендә Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «алтын» һәм «бриллиант» юбилейларын тантаналау үтте.
Алар арасында Александр Николай улы һәм Нина Михаил кызы Хруниннар, Зөфәр Шәймөхәммәт улы һәм Нәсимә Закир кызы Файзулхаковлар гаиләләре булды. Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр.
Александр Николай улы һәм Нина Михаил кызы бию кичәсендә танышып, 1 елдан соң Ленинград шәһәрендә никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Алар ике кыз Маргарита белән Ольганы тәрбияләп үстергәннәр.
Зөфәр Шәймөхәммәт улы һәм Нәсимә Закир кызы Файзулхаковлар нәкъ 60 ел элек бэхетле яшьлекләрендә мәңгегә язмышларын бәйләргә, ныклы гаилә корырга теләп, язылышу йортыны килгәннәр.
Кадерле юбилярларны гаилә бәйрәрәмнәре белән котларга балалары, туганнары килделәр.