ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2013 ел
җомга

Нәни Ксения Жигаловлар гаиләсендә көтеп алынган кыз. Ләкин халыкта шундый әйтем бар: “Бәлә агач башыннан йөрми”... Кечкенә Ксюша каты авырый, аны сәләмәтләндеpү өчен бик күп чыгымнар сорала, чөнки операция ясарга Испания табиблары гына алыналар. “Ксенияга ярдәм итик!” Шушындый баш астында Минзәлә йөзеннөн концерт оештырылды. Минзәлә шәһәре һәм район халкы бәлә килгән Жигаловлар гаиләсенә үзләpенең көчләреннән килгәнчә акчалата ярдәм иттеләр.                          

Гаилә башлыгы Ирек  “Алтын кырлар” агрофирмасында механизатор, бәхетле ана Лилия  “Яңа юл хуҗалыгында“ хисапчы. Гаиләгэ сертификат алу хокукын икенче кызлары Әминә биргән.

 Ә иң куанганы “олы кызлары”-2 яшьлек Ясминә булды.  Ничек куанмыйсынң ?!

Хәзер ул апа бит!  Матур шигырь сөйләп биргәч, Кар кызы да тәм-томнар тутырылган яңа ел бүләге тапшырды. 

Бу гаҗәеп матур бәйрәм. Гомер эчендә алар тормышларының бушка узмавын, узләренең дерес яр сайлавында ялгышмауларын аңладылар. Яшь парларга да матур тормыш теләп калдылар. Юбилярларга Илсур Метшин исеменнән котлау открыткасы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Алар очен Лилия Шагиева җырлады һәм алар узләренең киләсе юбилейларына чакыру алдылар.

2013 елның 27 декабрендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Кыш бабай катнашында тантаналы язылышу булды. Узып баручы елның соңгы пары булып Марат һәм Сиринә Низамовлар теркәлде. Буа муниципаль районы башлыгы исеменнән яшьләрне Буа районы башкарма комитетының  эшләр белән идарәчесе М.М.Юнусова котлады һәм традиция буенча тузан суырткыч бүләк итте.

  Барлык кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән Кыш бабай котлады, барсынада сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. 

Елдагыча яңа ел чершесен кыш бабай белән кар кызы ачып җибәрделәр.Җыелган әлмәтлеләрне һәм кунакларны Әлмәт муниципал районы  башлыгы Мәҗит Салихов якынлаша торган яңа ел белән тәбрикләде, исәнлек- саулык,именлек теләде.

Бәйрәм дәвам итте концерт һәм фейерверклар белән.

Теләк белдергән һәр кеше хезмәткәрләргә мөрәҗәгатъ итеп, гражданнар хәле актларын теркәү турындагы сорауларга җавап ала алды. Гражданнар хәле актларына үзгәрешләр кертү, чит илләрдән кирәкле документлар соратып алуга кагылышлы сораулар ешрак очрады.

Азнакай районында  булачак әниләргә багышланган   «Могъҗиза коткәндә” диеп аталган матур бәйрәм үткәрелде.


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 Буа районы Аксу авылында яшәүче Нуруллина Гөлҗиган Зыйатдин кызына 90 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, якыннары-туганнары килгән иде. Барлыгы 2013 елда Аксу авыл җирлегендә озак яшәүче биш кеше үзләренең туган көннәрен билгеләп үттеләр.

2013 елның 26 декабрендә башкарма комитетының ГХАТ бүлеге  Кама Тамагы һәм Апас районнары пенсия фонды идарәсе белән берлектә 600 нче сертификат тапшыру уңаеннан тантаналы бәйрәм үткәрде.

Бүгенге бәйрәмнең кунаклары гаиләдә икенче һәм өченче бала туган әти-әниләр булды.

МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев гаиләләрне бала туу белән котлады һәм ана капиталы сертификатлары тапшырды, ә Перевозник Марина Виктор кызы 600нче сертификат иясе булды. Тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары 5 гаиләгә тапшырылды.

Хазиев Зәкәрия Якуп  улы һәм Хәлидә Рәкип кызы нәкъ 45 елек элек  мәңгегә язмышларын бәйләргә, ныклы гаилә корырга теләп, язылышу йортына килгәннәр. Ул вакытта алар бәхетле, озын гомер турында хыялланганнар. Аларның хыялларына тормышка ашырга язган икән. Менә бүген алар янәшә утырып, юбилей туй көннәре уңаеннан котлаулар кабул итәләр.

Юбилярлар гомер буе илгә намус белән хезмәт иткәннәр. Зәкәрия Якуп улы 66 яшенә кадәр машина йөртүче, ә Хәлидә Рәкип кызы 40 ел  ветеринария хезмәтендә эшләгәннәр.

Алар өч бала һәм җиде онык үстергәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International