Гаилә кору – һәр кеше өчен бик җаваплы һәм тантаналы вакат. Һәр кеше үзенең икенче яртасын эзләп табу турында хыяллана, аның белән бөтен тормыш юлын үтәргә тели. Һәр ел саен шәһәребезнең Тантаналар сараена меңләгән пар шундый уйлар белән килә.
Яңа ел- ниндидер серле, могҗиза алып килүче бәйрәм. Безнең ЗАГС Алабуга муниципаль районында ел саен Яңа ел алдыннан икенче төрле бизәлә. Зал уртасында – матурлап киендерелгән көяз чыршы. Тирә-якта – йолдызлар, кар бөртекләре, Килгән кунакларны махсус Яңа ел котлаулары көтә.
Азнакай шәһәренен “Яшьләр парк”ында тантаналы рәвештә Яна ел чыршысы ачылу тантанасы үтте.
Якынлашып килуче 2014 ел алдыннан, «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне тугыз гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Совет районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук бугенге бэйрэмгэ жыелган балалар энилэре алдында чыгыш ясадылар. Аларнын чыгышлары бугенге кичэгэ бэйрэм хисе остэде. Тантана вакытында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык ата-аналарны бала тууы белэн тэбрик итэбез. Оегездэ балалар тавышы чынлап торсын, хэрбер гаилэдэ хэм илебездэ иминлек, тынычлык булсын!
“Фидәкарь хезмәте өчен” медале белэн «Энергетик» мэдэният сарае» нын директор урынбасары Рзаева Гөлзада Мөхәммәтгәрәй кызы бүләкләнде. Шулай ук Манусов Юрий Владимирович, Садыков Марат Әкъсән улы, Назыров Нариман Нургали улы, Габдрашитова Миңнегөл Мөбәрәк кызы, Ухов Андрей Николаевич, Григорьев Леонид Витальевич, Сагирова Галия Әсхәт кызы үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар. Сатаров Денис Хатип улына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды.
23 декабрь көнне Мөслим районының Башкарма комитеты актлары залында киңәйтелгән планерка узды. Планерка барышында ГХАТ бүлеге специалисты Я.Ш.Магалимовага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Керәш-Шуран авыл җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы урынбасары К.М.Виноградова ГХАТ идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин ГХАТ бүлеген һәм авыл җирлекләре секретарьләрен узган бәйрәмнәре белән тәбрик итте һәм аларның авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Ярты гасыр бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты бизмәннәргә салынмый торган ихтирам таләп ителә. Тормыш итү – театр, кешеләр – уйнаучылар, дигән бер акыл иясе. Бүгенге геройларыбыз – 50 ел бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңгән, шатлыкларны, кайгыларны уртак иткән Арча районы Наласа авылында гомер гомер кичерүче Флера һәм Илдар Төхвәтуллинар.
Юбилярларга истәлекле диплом һәм алтын туй медале тапшырылды, җылы сүзләр һәм матур теләкләр әйтелде.
Юбилярлар үзләре гаиләнең тормышта иң кадерле нәрсә икәнен әйтә. Ә инде шулай 50 ел кулга-кул тотынышып яшәүнен сере дип алар бер-береңне хөрмәт итү дип саный.
Хамадьяровлар гаиләсе 3 бала үстереп 4 оныкларын тәрбияләргә ярдәм итә.
21 декабрьда Әтнә муниципаль районында ветераннар советы белән берлектә кичә булып узды. Аны әзерләүгә районнан мәдәният, ЗАГС бүлеге, авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Барлык ветераннар да үзләренең талантларын күрсәттеләр. Ветераннарны авыл җирлегеннән, мәдәният бүлегеннән, ветераннар советыннан котладылар.
Яңа ел алдыннан, 21 декабрьдә Апас районы мәдәният йортында быелның икенче яртыеллыгында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән парларны котлау тантанасы булды. Район буенча алар 24 пар, шуларның икесе – бриллиант парлар.
Тантанага 18 пар килде. Аларны бәйрәмнәре белән Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллин котлады, сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләп, абзыйларның башларына кәләпүш кигезде, апайларның иңнәренә ак мамык шәлләр салып, кулларына үзенең Рәхмәт хатларын тоттырды. Кунаклар район җитәчелегенә мондый хөрмәт һәм ихтирам өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм район үзешчәннәренең концерты белән тәмамланды.