Бүген, 2013 елның 25 декабрендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда туй юбилярларын котлау бәйрәме узды.

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Гаилә кору – һәр кеше өчен бик җаваплы һәм тантаналы вакат. Һәр кеше үзенең икенче яртасын эзләп табу турында хыяллана, аның белән бөтен тормыш юлын үтәргә тели. Һәр ел саен шәһәребезнең Тантаналар сараена меңләгән пар шундый уйлар белән килә.

     Бүген Пономаревлар, Крутько, Талашовлар, Круңилиннар, Мөхәмәтгалиевлар, Утяшовлар, Шәйхлисламовлар  гаиләләре үзләренең гаилә тормышының 50 һәм 55 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бәйрәмне МКУ ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова котлау сүзләре белән башлады. Юбилярларны туганнары һәм якыннары гына тугел, шулай  Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты районнары вэкилләре, татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре З.М. Имамутдинова котладылар.

     Бу гаиләләргз чын күңелдән гаилә һәм балалар, оныклар бәхете телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International