ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2013 ел
шимбә

Алар озын һәм авыр, шул ук вакытта бәхетле дә юл үткәннәр. Тормышта төрле хәлләр була, ләкин аларның бер-берсенә карата ышанычы какшамаган, мәхәббәте сүрелмәгән! Бүген «Казан» гаилә үзәгендә туганнары һәм дуслары катнашында әлеге күркәм парны алтын туйлары белән котлау тантанасы узды.

 Рәвкать Гәрәй улын һәм Миңлебану Хәсәнҗан кызын чын күңелдән юбилейлары белән тәбрик итәбез! Аларга нык сәламәтлек, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән бәхетле гомер итүләрен телибез!


20
декабрь, 2013 ел
җомга
Район хакимиятенең кече залында үткәрелгән видеоконференциясеннән соң Һөнәри дата уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесененең урынбасары Рәмзия Сингатуллина Киекле һәм Егоркино авыл җирлекләре хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
20 нче декабрь көнне район мәдәният йортында экология министрлыгының беренче министры Рөстәм Камалов катнашуында Мамадыш муниципаль  районында экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елына нәтиҗәләр ясау буенча зур чара узды.
20 нче декабрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС  идарәсендә “Рандеву” клубының ачылу тантанасы булды. Чараның катнашучылары булып, аерылышучылар социаль төркеменнән булган түбәнкамалылар катнашты.

ГХАТның электрон хезмәтләре Чистай районында 2013 едла никах теркәүгә бирелгән гаризаларның 96 проценты электрон төрдә тапшырылган.

            ГХАТ бүлеге хезмәтләре кирәк булган очракта алдан ук никах көнен һәм вакытын билгеләргә теләүчеләргә ярдәм итәләр.

2013 елның 20 декаберендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Консультация һәм диагностика бүлеге “ Хатын-кызлар консультациясендә” булачак әниләр белән очрашу уздырды.

Рәхимуллинар , кулга –кул тотынышып, авыр тормыш юлы үттеләр . Бүген аларның җәүһәр туйлары . Алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр . Хәзерге көндә Рәхимуллинарның  8 оныгы, 1 оныкчыгы бар. Балаларының һәрберсе тормышта үз урыннарын тапканнар. Алар туган йортларына юлны онытмыйлар, әти-әниләренең сау-сәламәтлекләрен кайгыртып торалар.

Ирле-хатынлы Рәхимуллиннар гомер буе колхозда эшләгәннәр. Алар икесе дә тыл хезмәтчәннәре. 

Узган атнада 20 яшь нурлатлы тормышларындагы төп документ – паспортка ия булды.

Мамадыш муниципаль районы күп милләтле халкының үзара тату һәм дус яшәү рәвешенең үрнәге булып тора.
Мамадыш районының ГХАТ бүлеге начальнигы Ф.С.Әхмәтшина  коллегалары белән  18 нче декабрьдә узган 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International