2013 нче елның 19 декабрь көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 9 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Зәй районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең белгечләре әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән котладылар.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәре һәм районы Пенсия фонды идарәсе белән берлектә 2013 елның 19 декабрендә ГХАТ идарәсенең тантаналар залында Бородачевлар гаиләсенә юбилейлы – 11 меңенче номерлы ана капиталы сертификатын тапшырдылар.
Никах, гаилә хакында кызыксыну беркайчан да кимеми. Социаль –экономик яктан үсүче, үзгәрүче хәзерге заманда гаиләнең роле арта бара. Чөнки төпле гаиләдә генә балага әхлак, рухи байлык сеңдерелә, ул шәхес буларак формалаша. Гаиләнең әхлаклы булуыннан җәмагатьчелекнең ныклыгы тора.
Әлеге сокландыргыч тортны 2 нче икмәк заводының генераль директоры Потапов Владимир Тимофей улы тапшырды.
Ул барлык ГХАТ эшчеләренә гаилә бәхете, эштә уңышлар теләде.
Для секретарей сельских поселений этот день не остается в стороне. Лучшие из них были отмечены на сессии Мамадышского муниципального района.
Салимова Альфира Муниповна (секретарь Никифоровского СП), Кочурова Роза Николаевна (секретарь Омарского СП), Заболотская Галина Александровна (секретарь Сокольского СП) приняли от рук главы района Анатолия Иванова Благодарственные письма.
Анатолий Иванов поблагодарил секретарей за долгие годы работы и проявленный профессионализм. Отметил, что лишь любовь и трепетное отношение к работе, односельчанам помогает справиться с этим нелегким и разносторонним трудом секретаря сельского поселения.
Без үз хезмәтебез белән вакыт һәм гасырларны бәйлибез”.
Үз хезмәтләрен яхшы башкаручыларга мактау кагазләре тапшырылды. Шулай ук район газетасында “Яратылып яшәгез гөмергә...” дигән мәкалә бастырылды, ә 20 декабрьдә җирле телевидение буенча ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге турында тапшыру эфирга чыгачак.
2013 нче елның 18 нче декаберендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырыш залында видеоконференция режимында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең эш киңәшмәсе узган. Әлеге чарада түбәндәге сораулар күтәрелгән:
- үлемне теркәүдә дөрес срокларны саклау;
- 2013 нче елда гражданлык хәле актларын теркәү сферасында контрль-надзор эшчәнлегенең башкарылуы;
- архивта сакланган акт язуларын цифрлы торгә күчерү;
- электрон хезмәтләр күрсәтү;
- Татарстан Республикасы ГХАТ органнары тарафыннан уздырылган чараларны анализлау.
18 декабрьдә ЗАГС идарәсе видеоконференциясеннән соң, Апас муниципаль районының ГХАТ булеге районның авыл җирлекләре сәркатибләренә ГХАТ органнары көне уңаеннан Гаилә үзәге “Казан”га экскурсия оештырды. Анда безне бик җылы каршы алдылар, коллегаларыбызга моның өчен без бик рәхмәтле. Без гаиләләрне теркәү залларында булдык, коллегаларыбызга үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек, истәлеккә фотога төштек.
Шәһәргә барганда эшлекле сөйләшү дә булды. Анда агымдагы проблемалар һәм киләчәккә планнар каралды, аларны үтәү юллары билгеләнде. Кичен Г. Камал исемендәге дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен карадык. Коллектив бу чарадан бик канәгать калды.МКУ ГХАТ идарәсе башлыгы хезмәткәрләрене профессиональ бәйрәм белән котлады һәм алдынгы белгечләргә шәһәр мэры һәм Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән почетлы грамоталар һәм мактау кәгазьләре тапшырды.