2013 нче елның 19 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Алексеевск районы аграр көллиятенең беренче курс укучылары булды.

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Укучылар кияү һәм кәләш бүлмәсен карадылар, гариза үрнәкләре белән таныштылар, гаилә чараларына багышланган альбомны зур кызыксыну белән карадылар. Никахларны теркәү залында ЗАГС бүлеге  җитәкчесе укучыларга ЗАГС системасының тарихы турында сөйләде, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International