1

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

2013 нче елның 18 нче декаберендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырыш залында видеоконференция режимында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең эш киңәшмәсе узган. Әлеге чарада түбәндәге сораулар күтәрелгән:

- үлемне теркәүдә дөрес срокларны саклау;

- 2013 нче елда гражданлык хәле актларын теркәү сферасында контрль-надзор эшчәнлегенең башкарылуы;

- архивта сакланган акт язуларын цифрлы торгә күчерү;

- электрон хезмәтләр күрсәтү;

- Татарстан Республикасы ГХАТ органнары тарафыннан уздырылган чараларны анализлау.

Киңәшмәдә түбәндәгеләр катнашканнар: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хәбибуллин; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең “Гаилә хәм демографияне ФТЦ” ДУ директоры –
Ф.
Ә. Илдарханова, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары –
Ю.Ю. Кондуров,
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең  хезмәткәрләре һәм Казан шәһәренең ГХАТ отделлары җитәкчеләре һәм специалистлары.

Урыннарда ГХАТ органнарының эшчәнлеген күзәтүче муниципаль районнары  башлыкларының  урынбасарлары,  ГХАТ органнарының җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен башкаручы  авыл җирлекләренең сәркатибләре катнашканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International