ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Түбән Кама шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе 2013нче елның 18 декабрендә ГХАТ органнарының оешу көнен билгеләп үтте.

Россия Федерациясе ГХАТ бүлекләренең тарихы 1917 елның 18 декабреннән башлана. Бу көнне “Никах, балалар һәм актлар китапларын алып бару” турындагы декретка кул куела. Шул ерак вакытлардан бирле һәр гражданлык хәлләре актларын теркәүче хезмәткәр хокуклы дәүләт төзү буенча үзенең өлешен кертә һәм гражданнарның законлы хокукларын саклый.


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 нче елның 17 декаберендә «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре  яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!»  дип аталган чара үткәрделәр.  

Орлов Валерий Иван улы һәм Татьяна Федор кызы нәкъ ярты гасыр элек, елның ап-ак мизгеле – кыш көнендә, бәхетле яшьлекләрендә мәңгегә язмышларын бәйләргә, ныклы гаилә корырга теләп, язылышу йортына килгәннәр. Ул вакытта алар бары тик, бәхетле, озын гомер турында хыялланганнар, әмма сикәлтәле тормыш юлын үтеп, шулай пар күгәрченнәрдәй, тик бераз олыгаеп, янәшә утырып, “алтын туй» көне белән котлаулар кабул итәрбез дип һич тә уйлагамаганнар.

Валерий Иван улы физкультура, ә Татьяна Федор кызы математика укытучысы булып эшләгәннәр.

Алар ике бала һәм дүрт онык үстергәннәр.


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

 

2013 елның 16 нче декаберендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1000 нче пар үзенең никахын тантаналы рәвештә теркәде. Бу бәхеткә Максим һәм Марина Максимовлар гаиләсе лаек булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны иң истәлекле, иң матур көннәре белән котлап, хисләре беркайчан сунмәсен, сурелмәсен дигән теләктә калдылар. Бәхетле, тигез тормыш сезгә, яшьләр!

1000 парны тантаналы рәвештә теркәу Яшел Узән ГХАТ бүлегендә беренче тапкыр узды, кияу белән кәләшкә зур сюприз булды.

2013 елның 15 декабрендә Югары Ослан авылында яшәүче, тормыш буенча кулга - кул бирешеп, үзара  яхшы мөнәсәбәтләрен елдан – ел ныгыткан  Николай Василий улы һәм Елена Андрей кызы Шумиловлар гаилә тормышының илле яшьлеген үткәрделәр.


14
декабрь, 2013 ел
шимбә
Бөтен ил буенча үткәрелгән гражданнарны кабул итү көне кысаларында  12 декабрь- Конституция көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты  ГХАТ идарәсе җитәкчесе гражданнарны  шәхси кабул итте.

13
декабрь, 2013 ел
җомга

13 декабрь көнне Актаныш районы ЗАГС бүлегендә алтын, бриллиант туйларын үткәрүче 4 пар белән “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде. Алар:

Миннәхмәтов Мөдәлиф Миннәхмәт улы-Миннәхмәтова Фәнисә Гаязетдин кызы,

Сәмигуллин Әсгать Сәмигулла улы-Сәмигуллина Өммегөлсем Заһит кызы,

Шахиәхмәтов Фердинант Суфиян улы-Газизова Рәвилә Газиз кызы.

Сарваров Әбелгас Әнвәр улы-Сарварова Хөмәйрә Мәхмүт кызы.

Юбилярларга район Башлыгының рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.

2013 елнын 12 декабрь көнендэ Яңа Савин районының ЗАГС бүлеге тарафыннан Бриллиант юбиляр пар- Трегубов Михаил Натан улы һәм Роза Исак кызын тәбрикләү тантанасы булып үтте. Юбиляр пар ЗАГС бүлегенә килә алмау сәбәпле аларны ЗАГС хезмәткәре  Кабирова Гөлшат  Маратовна аларны өйләрендә тәбрик итте. Юбилярларга мэр исеменнэн котлау адресы, акчалата бүләк  һәм чәчәкләр бүләк ителде.


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районында 1 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр Инвалидлар Декадасы үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International