2013 елның 16 нче декаберендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1000 нче пар үзенең никахын тантаналы рәвештә теркәде. Бу бәхеткә Максим һәм Марина Максимовлар гаиләсе лаек булды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны иң истәлекле, иң матур көннәре белән котлап, хисләре беркайчан сунмәсен, сурелмәсен дигән теләктә калдылар. Бәхетле, тигез тормыш сезгә, яшьләр!
1000 парны тантаналы рәвештә теркәу Яшел Узән ГХАТ бүлегендә беренче тапкыр узды, кияу белән кәләшкә зур сюприз булды.