2013 елның 15 декабрендә Югары Ослан авылында яшәүче, тормыш буенча кулга - кул бирешеп, үзара яхшы мөнәсәбәтләрен елдан – ел ныгыткан Николай Василий улы һәм Елена Андрей кызы Шумиловлар гаилә тормышының илле яшьлеген үткәрделәр.
Алтын юбилярларның җилкәләреннән озын, авыр, әмма бәхетле тормыш үткән. Алар тормыш җибәргән барлык сынауларны лаеклы үткәннәр, калган елларга бер – берсенә булган мәхәббәтне һәм тугрылыкны саклаганнар. Алар “Услонский” совхозында, Николай Василий улы машина йөртүче, ә Елена Андрей кызы сыер савучы булып эшләгәндә танышканнар. Николай Василий улы совхоздан соң пенсиягә кадәр ПМКда балта остасы булып эшли. Ә Елена Андрей кызы безнең районның күп оешмаларында эшләп, гел әйбәт санда була. Николай Василий улы һәм Елена Андрей кызының хезмәтләре Мактау кәгазләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Шумиловлар гаиләсенең горурланыр өчен сәбәп – ул аларның ике уллары, өч оныклары һәм бер онык баласы.
Юбилярлар районның Алтын юбилярлар китабында кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесенең вазифасын башкаручы Киселева Т.А. Шумиловларны котлап, истәлекле сувенир һәм муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.